ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлегендә, 23 июнь көнендә Шарапов Минәхмәт Вәли улы белән Әминә Шафик кызының язылышуларына 40 ел тулу уңае “Рубин туй”ларын билгеләп үтү тантанасы уздырылды. ГХАТ бүлеге белгечләре тарафыннан юбилярларга күпләгән котлау сүзләре җиткерелде һәм юбилей таныклыгы тапшырылды. Юбилярлар шулай ук бу көннең истәлеге итеп, почет кенәгәсендә дә үзләренең имзаларын калдырдылар.