Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда «Бриллиант» юбилей

2018 елның 23 июне, шимбә

      Бүген шәһәрдә Сабантуй көнендә, Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Насифуллиннар гаиләсе 60-ел бергә бәхетле гаилә тормыш итүләрен билгеләп үтәләр! Һәм бигрәк тә шунысы игътибарга лаек, ул вакытта әле яшь Хәйдәр һәм Мәүдирә туйлары шулай ук Сабантуй көнендә - 23 июнь, 1958 нче елда узды!

        Алда бик эчтәлекле, кызыклы тормыш көттә. Еллар үтте,  балалар усте, эш һәм яшәү урыннары алышынды. Тугрылык һәм мәхәббәт үзгәрешсез канды.

     Гаилә башлыгының хезмәт стажы 43 ел тәшкил иткән, шуларның 30 елын ул Махсус машиналар хуҗалагы башлыгы булып эшләде. Хәйдәр Насифуллович хезмәт Ветераны, төзелеш Ветераны, мактаулы исемнәрендә һәм шулай ук энергетика һәм электрофикация отличнигы билгесенә лаек булды. Мәүдирә Муллануровна чын гаилә учагын саклаучы.

Бүгенге көндә безнең юбилярлар бай кешеләр – алар дүрт оныкларына һәм биш оныкчыклара  шатланалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International