Бу шатлыклы вакыйга Маннановлар Айрат Шамил улы һәм Альбина Ильдар кызы гаиләсендә булды. 12 июньдә аларның кызлыры һәм уллары туды. Алар гаиләдә икенче һәм өченче балалар. Өйдә аларны түземсезлек белән олы апалары Әмирә көтә. Яңа туган сабыйларга Азамат һәм Азалия исемнәре кушылды.
Игезәкләр туу белән гаилә берьюлы ике кешегә арта. Бу икеләтә бәхет, икеләтә шатлык. Балалар һәрвакыт бер-берсенә иптәш булачаклар.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап әтиләренә балаларның беренче дәүләт документларын, туу турында таныклыклар тапшырдылар.
Өегезгә нур өстәп шатлыклы зур бәхет килгән, сөенечегез белән котлыйбыз! Сабыйларның сәламәт, акыллы, максатчан, рәхимле, иманлы бала булып үсүләрен телибез.