ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2018 ел
чәршәмбе

     27 июнь көнне  Югары Ослан муниципаль  районы Мəйдан авыл җирлегендә Сельскиелар галиәсе Иван улы Борис  һәм Филипп кызы Нинаның 55 ел бергә тигез гомер итүләрен  билгеләп үттеләр.

2018 елның  27 июнь көнне Балтач районы  яшьләре бер мәйданга җыелып бәйрәм итте. Бәйрәмдә иң матур конкурсларның берсе- “Коляскалар парады” булды.  Бу конкурс ТР Балтач муниципаль районы ГХАТ бүлеге тарафыннан оештырылды. Образ тудыруда фантазияләрен, хыялларын, юмор хэм креативлыкларын эшкэ җигеп районыбызның 4 яшь гаиләсе коляскаларын торле номинацияләрдә бизәлгән килеш күрсәттеләр.

   Бөтендөнья яшьләр көне алдыннан Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Д.Н.  никахлашырга гариза биргән яшь парлар белән әңгәмәләр үткәрде.  Гаилә тормышының нигезләре, ата-ана җаваплылыгы, конфликтларны булдырмау, гаилә  бюджеты  һәм башка  темаларны яшь парлар кызыксынып кабул иттеләр.

29 июнь көнне Питрәчтә яшләр өчен зур бәйрәм уздырылды. Анда төрле концерт номерлары, конкурслар оештырылды. Талантлы яшләргә дипломлар, грамоталар тапшырылды. Сагиевлар һәм Ибрагимовлар гаиләләренә яңа туган балаларга таныклыклар тапшырылды. Яңа ойләнешкән парларда бүләксез калмадылар.


26
июнь, 2018 ел
сишәмбе

             Татар халкының иң күркәм бәйрәме-Сабан туенда  юбилярларны котлау яхшы традициягә әверелде. Баулы районы Исергәп авылының мәйданында Давлетовлар һәм Хабибуллиннар гаиләләрен  туй көннәре белән котладылар.

Җәмил абый белән Рәсимә апа Давлетовлар гаилә тормышының 55 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар матур хезмәт юлы үтеп өч бала тәрбияләп үстергәннәр, инде өч оныклары үскән.

Буа муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары белән «По реализации Закона РТ №39 -ЗРТ”  багышланган эшлекле  киңәшмә үткәрелде.  ГХАТ бүлеге  уранбасары  Эльвира Радик кызы  Шагалиева законда язылган эш кушымталар белән таныштырды.

2018 нче ел 14 июнь көнне Әгерҗе муниципаль районы Кам. Ключ авылыннан Бочкаревлар: Александр Данилович һәм Алиса Михайловналар гаиләсендә бишенче бала дөньяга килде.  Бәхетле әти-әни аңа Степан дип исем кушты.  Бочкаревлар гаиләсендә ике кыз һәм өч малай үсә. Мин    ышанам, гаиләдә бала күбрәк булган саен гаилә бәхетле һәм дус була.

        Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен балалар өчен экскурсия-лекцияләр уза. 2018 елның 26 июненде көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре

        “Асылташ” балалар йортында тәрбияләнүче балаларга экскурсия-лекция үткәрделәр.

2018 елның 26 июнь көнне Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең төп залында, «Сабый бала телендә» проекты кысаларында ана (гаилә) капиталын тапшыруга багышланган зур тантаналы чара узды.


25
июнь, 2018 ел
дүшәмбе

Баулы ветераны Илья  Павлович Пивненкога  90 яшь тулды. Илья Павлович пенсиягә чыкканчы Баулы шәһәренең УТТ  оешмасында кырык елдан артык мастер булып эшли. Хатыны белән өч бала тәрбияләп үстергәннәр, тугыз оныгы һәм сигез оныкчыгы бар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International