2018 нче елның 23 нче июнендә Чистай Никахлашу сараенда Маркушиннар гаиләсен алтын туйлары белән котладылар. Нәкъ 50 ел элек алар бер-берсен ир һәм хатын дип атаганнар!
Александр Петрович белән Зоя Егоровна - Чистай муниципаль районының танылган хезмәтчәннәре һәм активистлары. Ләкин хезмәт казанышлары аларның төп горурлыклары түгел, ә ике баласы һәм оныклары.
Әлеге истәлекле көндә алар ЗАГС бүлеге җитәкчесе Җәләлова Динара Наил кызыннан, туганнары һәм якыннарыннан, хезмәттәшләреннән бергә тормыш башлауларының 50 еллыгы уңаеннан котлаулар кабул иттеләр. Маркушиннар мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар һәм алтын йөзекләр белән алмаштылар.”Яшь парлар” хөрмәтенә юбилей вальсы яңгырады. Искиткеч бәйрәм булды бу!
Озак еллар бергә яшәүләренә карамастан, алар бер-берсенә булган җылы хисләрен югалтмаганнар. Якты һәм чын мәхәббәтләре аларга яшәргә булышкан. Әлеге матур парга карап, тулы ышаныч белән әйтеп була:”Мәхәббәт яшьне белми! Мәхәббәт могҗиза тудыра!”