Региональ атна рамкасында Дәүләт Думасы депутаты, “ Бердәм Россия” фракциясе члены, Дәүләт Думасының экономик политика, промышленность, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары Әлфия Когогина тантаналы чарада катнашты һәм юбиляр гаиләләргә рәхмәт хатлары тапшырды. Хисамбетдин Низаметдин улы һәм Лидия Зәкәри кызы Гыйбадуллиннар гаиләсе быел бергә торуның 40 еллыгын билгеләп киттеләр. Шушы вакыт эчендә алар 8 сөйкемле бала тәрбияләп үстерделәр, ә хәзер үзләренең 8 оныкларын тәрбияләүдә зур өлеш кертәләр.
Өлкәннәр декадасы уңаеннан 2018 нче елның 8 октябрендә Саба муниципаль районы башлыгы Р.Н. Минниханов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе М.М. Хуҗин, Олы Шыңар авыл җирлеге башлыгы А.Г. Гарипов районның иң өлкән кешесен, Оет авылында яшәүче 101 яшьлек Хәкимә Закированы котладылар. Һәркайсы аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш телэп үзлэренен матур теләклэрен җиткерделэр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
2018 елның 8 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 15 һәм 19 номерлы мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» электив курсы дәресе узды.
Арчада яшәүче Роза Логинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Өлкәннәр көнен бәйрәм итү кысаларында Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Л.М.ДиановаТәтештәге инвалидлар һәм картлар интернат йортының Попечительләр Советы председателе буларак интернат йортына килде.
Попечительләр Советы председателе буларак Л.М.Дианова яшәү шартлары белән танышты, интернат йортта яшүчеләр белән әңгәмәләр корды һәм аларны Өлкәннәр көне белән кайнар котлады.
"ЗАГС журналы» федераль басмасы-Россия Федерациясенең бөтен территориясе буенча гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгечләре һәм җитәкчеләре арасында барлыкка килгән уникаль мөмкинлек.
6 октябрьдә Базарлы Матактагы Ана даны паркында Анага һәйкәл ачылды. Әлеге чара күп халык катнашындагы зур тантанага әверелде. Ана даны паркы республикада Парклар һәм скверлар елы дип исемләнгән 2015 елда төзелгән иде. Аннан соң узган өч ел эчендә биредә бик күп эшләр башкарылды. Балалар өчен уен мәйданчыгы, спорт җиһазлары урнаштырылды, ял итәр өчен матур эскәмияләр куелды. Һәм менә парк композициясе төгәлләнеп җитте дияргә дә була – бакчаның нәкъ уртасында Анага һәйкәл калкып чыкты. Бу скульптур композицияне “Ана һәм бала” дип тә атап булыр иде.
2018 елның 6 октябрендә Нурлат муниципаль районы Башкармакомитетының ГХАТбүлеге Нурлат шәһәренең «Спорт» паркындамассакүләмагачутыртуда актив катнашты.
Татарстанда «Бердәм Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе барышында 1,3 млн үсенте утыртылды. Чарада республиканың якынча 20 мең кешесе катнашты. Азнакайлылар бу акциядән читтә калмады. Районда бу көнне 20 мең чыршы һәм каен үсентесе утыртылды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарада актив катнашты.
2018 елның 6 октябрендә. Әлмәт шәһәре ГХАТ идарәсе белгечләре 1900 бала тууы теркәде.
2018 елның 30 сентябрендә Гарифуллиннар Раушан Фәрхәт улы һәм Гөлиса Юсып кызы гаиләсендә уллары Амирхан туа.