Татарстанда «Бердәм Урман утырту көне» табигатьне саклау акциясе барышында 1,3 млн үсенте утыртылды. Чарада республиканың якынча 20 мең кешесе катнашты. Азнакайлылар бу акциядән читтә калмады. Районда бу көнне 20 мең чыршы һәм каен үсентесе утыртылды. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә бу чарада актив катнашты.