Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә " электив курсы кысаларында дәрес

2018 елның 8 октябре, дүшәмбе

2018 елның 8 октябрендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә 15 һәм 19 номерлы мәктәпләрнең өлкән сыйныф укучылары өчен «Гаилә белеме» электив курсы дәресе узды.

         "Россиядә һәм чит илләрдә гаилә кыйммәтләре» дип исемлщнгщн бу дзресне   укытучы - семьевед Илиза Солтанова алып барды.  Ул балалар белән рус халык мәкальләре һәм әйтемнәр кулланып, безнең илдә нинди гаилә кыйммәтләре төп рольне уйнавы турында сөйләште.

         Япония видеосюжеты мисалында педагог чит илләрдә гаилә төзү мисалларын китерде. Егетләр һәм кызлар, үзләре өчен иң мөһим гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен билгеләп, дискуссиягә актив кереште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International