Әлки районының Базарлы Матак авылында Ана даны паркында Анага һәйкәл ачылды

2018 елның 6 октябре, шимбә

6 октябрьдә Базарлы Матактагы Ана даны паркында Анага һәйкәл ачылды. Әлеге чара күп халык катнашындагы зур тантанага әверелде. Ана даны паркы республикада Парклар һәм скверлар елы дип исемләнгән 2015 елда төзелгән иде. Аннан соң узган өч ел эчендә биредә бик күп эшләр башкарылды. Балалар өчен уен мәйданчыгы, спорт җиһазлары урнаштырылды, ял итәр өчен матур эскәмияләр куелды. Һәм менә парк композициясе төгәлләнеп җитте дияргә дә була – бакчаның нәкъ уртасында Анага һәйкәл калкып чыкты. Бу скульптур композицияне “Ана һәм бала” дип тә атап булыр иде. Анда бер кулы белән баласын кочып торучы ана сыны сурәтләнгән. Яшь әнинең икенче кулында исә – тынычлык символы күгәрчен. Әлеге һәйкәл кешегә гомер бүләк итүче, мәрхәмәт һәм игелек, өмет һәм чиксез мәхәббәт чыганагы булган аналарга мәртәбә, кешелек өчен иң кирәкле нәрсә - тынычлыкка мәдхия билгесе.Бәби табучы аналарны һәм гаиләләрне дәүләтебез дә олылый. Шуның дәлиле буларак, бу бәйрәмдә тагын ике әни ана сертификатына ия булды. Күптән түгел икенче балаларын тапкан Кристина Юрлинага һәм Илүзә Хәсәнҗановага (икесе дә Базарлы Матактан) “капитал” документларын тантаналы төстә Пенсия фондының район идарәсе җитәкчесе Рәис Галләмов тапшырды.Чараның башыннан ахырынача район мәдәният йорты хезмәткәрләре эчтәлекле чыгышлары, мәгънәле җырлары белән бәйрәмчә рух һәм күтәренкелек өстәделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International