Арчада яшәүче Роза Логинова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Гомер бәйрәме белән аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов котлады, Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлек бүләге тапшырды.
Күп авырлыклар күргән, гомерен хезмәткә багышлаган олы яшьтәге кеше өчен мондый ихтирам, үзен онытмауларын тою зур мәгънәгә ия. Роза апага авыртмыйча балалар бәхете белән яшәвен телибез.