2018 елның 21 ноябрендә Идел буе муниципаль районы ГХАТ идарәсендә психологик ярдәм күрсәтү бүлеге «Ышаныч» КЦСО психологлары булачак яшь парлар белән чираттагы очрашуда яшь парларның мөнәсәбәтләре динамикасы, үзара ярдәм итү һәм гаилә авырлыкларын бергә үтәргә әзерлек турында сөйләштеләр. Бәхеткә, катнашучыларның берсе дә гомер буе «бал ае» халәтендә яшәргә җыенмый.
9 династия Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Тантанада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Гафаров Рөстәм Гильфанович, Казан шәһәре Думасы депутаты, РКХ баш табибы Шәвәлиев Рафаэль Фирная улы һәм Казан шәһәре буенча Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Гайфуллина Гөлнара Ренад кызы катнаштылар.
ГХАТ бүлеге кунаклары. Гаилә парлары музыка доньясына чумдылар. Номерларны Старшинин һәм Скурихин гаиләләре әзеләрде. Тантанада пенсия фонд җитәкчесе И.А.Большакова әни капиталы сертификатлары тапшырды, паспорт өстелә начальнигы В.Г.Зубова паспортлар ундур яшь тулган балаларга тапшырды. Тантана ахырында В.А. Тимофеев ботен хатын-кызларны киләчәк бәйрәм белән котлады һәм чәчәкләр тапшырды.
Сарман районы МБГББУ “Җәлил урта белем бирү мәктәбендә” “Гаилә” дәресе узды. Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Инзиля Гарифуллина дәрес барышында укучыларны ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге һәм үткәне белән таныштырды, электрон дәүләт теркәүләренең өстенлеген аңлатты, балаларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Дәрес тату һәм кызыклы рәвештә узды.
2018 елның 21-22 ноябрендә Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чаралар узды. "Гореф – гадәтләрне саклаучы гаилә” номинациясендә Казан шәһәреннән Гариповлар гаиләсе җиңү яулады. Илия Гарипова, өч бала анасы һәм бер яшьлек Айлинның дәү әнисе, Болгариядә матурлык конкурсында «Вице-Галәм әби» титулын яулаган, шулай ук «Нечкәбил» Татарстан Республикасы хатын-кыз матурлыгы һәм ана булу конкурсында җиңүче булып тора.
Әниләр Көне-иң кадерле һәм якын кешеңә багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм.
22 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм табыны булып узды. ГХАТ хезмәткәрләре һәм аларның әниләре бер зур, кунакчыл өстәл артына җыелды. Әлеге чараның төп максаты-гаилә чәй табыны традицияләрен саклау, әниләргә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру.
2018 елның 22 ноябрендә Түбән Кама муниципаль районы Советы даими комиссияләренең Түбән Кама районында өлкән буын гражданнары мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган уртак утырышы узды.
2018 елның 21 ноябрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 2222 бала туу турында акт теркәлде.
14 ноябрь көнне Кожевников Иван Сергей улы һәм Раиля Рафкат кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Алина исеме кушылды.
Шаткүңелле һәм ачык йөзлә кешеләр белән очрашу,күңелгә уңай йогынты ясый. Тормышка чын күңелдән яратучы һәм кешеләрә карата ихтирамлы кешеләр күп булу аркасында. Бөтендөнья сәламләү бәйрәме барлыкка килде. Ул ел саен 21 ноябрьдә билгеләп үтелә. Әш көне булуына карамастан безнең Тантаналар сараенда шәһәрдәмләребезне һәм килгән кунакларыбызны каршыларга без бик шат.
Менә бүген шундый матур бәйрәм көнендә Тантаналар сараенда ике яшь йөрәк кавына. Бу бәхетле парлар Рөстәм һәм Лилия Зариповлар гаиләсе.
2018 елның 21 нояберенда Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 66 Чаллы гаиләге алды.
Ата-аналарны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова һәм ПФ идарәсе Э.Р.Фаттахов котладылар һәм гаилә бәхете теләделәр.