Сарман районы МБГББУ “Җәлил урта белем бирү мәктәбендә” “Гаилә” дәресе узды. Җәлил шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге белгече Инзиля Гарифуллина дәрес барышында укучыларны ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге һәм үткәне белән таныштырды, электрон дәүләт теркәүләренең өстенлеген аңлатты, балаларның күп кенә сорауларына җавап бирде. Дәрес тату һәм кызыклы рәвештә узды.