Татарстан гаиләсе “Ел гаиләсе“ Бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

2018 елның 21-22 ноябрендә Мәскәүдә «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясауга багышланган тантаналы чаралар узды. "Гореф – гадәтләрне саклаучы гаилә” номинациясендә Казан шәһәреннән Гариповлар гаиләсе җиңү яулады. Илия Гарипова, өч бала анасы һәм бер яшьлек Айлинның дәү әнисе, Болгариядә матурлык конкурсында «Вице-Галәм әби» титулын яулаган, шулай ук «Нечкәбил» Татарстан Республикасы хатын-кыз матурлыгы һәм ана булу конкурсында җиңүче булып тора.

Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм фонды белән берлектә ел саен үткәрелә торган «Ел гаиләсе» Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясенең дәүләт гаилә сәясәте Концепциясен тормышка ашыру кысаларында гаилә кыйммәтләрен пропагандалауда һәм җаваплы ата-ана булуның иҗтимагый абруен арттыруда мөһим инструмент булып тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International