2018 елның 21 ноябрендә Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 2222 бала туу турында акт теркәлде.
14 ноябрь көнне Кожевников Иван Сергей улы һәм Раиля Рафкат кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Алина исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап, баланың энисенә беренче дәүләт документын - туу турында таныклык һәм Татарстан Республикасы Президенты Р. Н. Миңнехановның котлау хатын тапшырдылар.
Сәламәт булыгыз, гаиләгездә бәхетле һәм якты көннәр күп булсын!