Әниләр Көне-иң кадерле һәм якын кешеңә багышланган җылы һәм күңелле бәйрәм.
22 ноябрь көнне Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Әниләр көненә багышланган бәйрәм табыны булып узды. ГХАТ хезмәткәрләре һәм аларның әниләре бер зур, кунакчыл өстәл артына җыелды. Әлеге чараның төп максаты-гаилә чәй табыны традицияләрен саклау, әниләргә карата сакчыл мөнәсәбәт булдыру.
Әниләр бәйрәмдә актив катнаштылар: җырладылар һәм биеделәр, табышмаклар чиштеләр, бүләкләр һәм котлаулар кабул иттеләр һәм үзләрен иң матур, иң талантлы һәм иң яраткан итеп тойдылар.