ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2019 ел
пәнҗешәмбе

    2015 елның 17 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда яңа  елның беренче пары, Семен  белән Диана Бикушевлар  никахлаштылар. 

      Яшь пар  киләчәккә зур өметләр, ак хыллар багълап, тормыш диген озын юлдан иңңе иңгә куеп бергәт атлап киттеләр.

    Ак юллар сезгә, яшьләр, бәхетле тормыш юллары телибез!

90 яше тулган юбилярны район башлыгы Илдус Зарипов, ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова тәбрик итте. Нэкиябану апага үз гаиләсен төзеп, балалар үстерү насыйп булмаса да, туганнарының бабаларына алыштыргысыз ярдәмче була.

Бүгенге көндә Нәкыябану апаны олылап, якын апа дип хөрмәтләп туганнары карап торалар.

          2019 елның 17 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 7 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «минем Яшьлек урамым» дигән темага дәрес үткәрделәр.  

 Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2019 нче елның 17 январьда көнне 30 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч Алена Николаевна Шамсуллина, Үзәк, Комсомол һәм Автозавод УФМС бүлегенең белгеч-экспертлары катнаштылар.

 Бәйрәм күтәренке рухта узды.


16
гыйнвар, 2019 ел
чәршәмбе

"Яшь гаилә мәктәбе" үзенең партнерын аңларга һәм җиңәргә өйрәнәбез " дигән тема буенча эшне башлап җибәрде. Булачак 19 пар зур кызыксыну белән әңгәмәдә катнаштылар, психологик бурычларны хәл иттеләр. Гүзәл Закирова үзенең чыгышында гаилә ролен аерым билгеләп үтте: "Гаилә –ул һәрвакыт гадәти компромисслар ярдәмендә, бер-берсенә карата зур хөрмәт һәм рәхмәт хисләре белән, бәйрәмнәр була ала".

Әлеге истәлекле көне белән аны туганнары һәм якыннары котлады.

Мәдинә Асылмәрдан кызы улы Азат гаиләсендә яши, әмма калган биш баласы аны игътибарсыз калдырмыйлар. Оныклары шулай ук үзләренең әбиләрен онытмыйлар, кайталар, аралашалар.

–Мин бай һәм бәхетле әби., минем тугыз оныгым һәм биш оныкчыгым бар ди ул.

Кычытканлы авыл җирлеге халык җыенында район башлыгы урынбасары Ильяс Әхмәтҗанов һәм авыл җирлеге башлыгы Гаяз Вәли улы һәм Зөлфә Нәбиулла кызы Шаһивәлиевләрне 55 ел бергә гомер итүче парны котладылар. Шаһивәлиевлар гаиләсе тормышларының беренче көннәреннән башлап бүгенге көндә дә Кычытканлы авылында яши, авылдашлары арасында ихтирам казаналар. Ир белән хатынның бөтен гомере авыл хуҗалыгы белән бәйле, гомуми хезмәт стажы-70 елдан артык. Шаһивәлиевләр гаиләсе өч баланы тәрбияләп үстереп һәм аякка бастырган, 6 онык һәм 3 оныкчыкны тәрбияләүдә булышып гомер итә.

Ташкичү авыл җирлегендә яшәүче Рәшидә Фазылҗанова 90 яшьлек юбилеен якыннары янәшәсендә билгеләп үтте. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.


15
гыйнвар, 2019 ел
сишәмбе

Мөслим районы Мари Бүләр авылында гомер итүче Димиева Миңлеян Абдулгәрәй кызы 15 гыйнварда үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Юбилярны котларга район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов барды. 100 яшьлек Миңлеян апа үзенең 7 баласы белән юбилеен бәйрәм итә. Ләкин аңа 100 яшь бирүе бик кыен. Күтәренке күңел, кешеләргә матур мөнәсәбәте, җырлап утыруы, кунакларны сый-хөрмәт итүе шаккаттыра.

         15 гыйнварда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2019 елда 100 нче баланы теркәделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International