Бала туу – ул һәрвакыт шатлык, бу көннән башлап мәшәкатьләр, кичерешләр тулы яңа тормыш башлана, шул ук вакытта бу зур бәхет – ата-ана булу.
Бүген Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә юбилейлы 50нче сабый тууы теркәлде. Ул Риан исемле кыз, Рәхимовлар гаиләсендә беренче бала. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь әти-әнине чын күңелдән яңа гаилә әгъзасы барлыкка килү белән котладылар, аларның гаиләсенә бәхетле киләчәк, сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр, сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләк тапшырдылар.
Баулы районында район күләмендәге чараларда Ана капиталы сертификатын тапшыру күркәм традициягә әверелде. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мөрсәлимова С. Т. катнашкан Баулы шәһәре, Баулы һәм Ютазы районнары буенча Пенсия фонды бүлегенең йомгаклау киңәшмәсендә ике әнигә Ана капиталы сертификаты тапшырылды.
Яшь әниләргә бу көнне үзләренең лаеклы сертификатларын гына түгел, ә күп уңай эмоцияләр, яхшы сүзләр һәм теләкләр алу да насыйп булды.
Тантанада Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Вахитов районы идарәсе җитәкчесе Флида Арсланова катнашты. Флида Арсланова сертификатлар тапшырды һәм республикада демографик хәлне яхшыртуга керткән өлешләре өчен ата-аналар адресына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантананы алып баручы ата-аналар тарафыннан әйтелгән исемнәрнең әһәмияте турында сөйләде.
Азнакай шәһәренең бала тудыру йортында гаиләдә икенче һәм аннан соңгы туган балаларны тантаналы рәвештә теркәү күркәм традициягә әверелеп бара. Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге Марат һәм Лена Галләмовлар гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килгән Солтания исемле кыз баланың тууын теркәде. Бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана үз чыгышында Солтаниянен тулы , сәламәт һәм тату гаиләдә тәрбияләнүен һәм үрнәк булып үсүен теләде. Котлауларга туганнары һәм якыннары, шулай ук эш буенча хезмәттәшләр дә кушылды.
2019 елның 28 январь көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2018 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2019 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
2019 нчы елның 28 нче гыйнварында Кибәче урта мәктәбенең югары сыйныф укучылары укытучылары Кәримова Ләйсән Рафил кызы җитәкчелегендә Сабаның куп функцияле үзәгенә килделәр. Үзәкнең җитәкчесе Алсу Багманова укучыларга үзәкнең функцияләре, электрон гаризалар, түләүләр, электрон чират турында сөйләде. Аннары Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегенең өлкән белгече Миләүшә Вакказова ЗАГС бүлегендә кешенең гражданлык хәле документларының зур төгәллек белән алып барылуы, мәгълүмати технологияләрнең киң кулланылуы, гаризаларның нигездә электрон төрдә кабул ителүе турында сөйләде. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алды.
28 январь көнне Актаныш муниципаль районы ЗАГС бүлегендә “Яшь гаилә мәктәбе “ дәресләре уткәрелде. Очрашуның кунаклары – сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.
2018 елда Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә туу турында 3085 акт язуы теркәлде.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе белгечләре 2018 елда туган сабыйлар өчен популяр исемнәр рейтингын төзеделәр.
2019 елның 28 гыйнварында шәһәр җитәкчеләре киңәшмәсендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсе җитәкчесе Бэлла Ивановна Махотина доклад белән чыгыш ясады.