Яшь әниләргә бу көнне үзләренең лаеклы сертификатларын гына түгел, ә күп уңай эмоцияләр, яхшы сүзләр һәм теләкләр алу да насыйп булды.
Тантанада Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Вахитов районы идарәсе җитәкчесе Флида Арсланова катнашты. Флида Арсланова сертификатлар тапшырды һәм республикада демографик хәлне яхшыртуга керткән өлешләре өчен ата-аналар адресына ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде. Тантананы алып баручы ата-аналар тарафыннан әйтелгән исемнәрнең әһәмияте турында сөйләде.
Тантанада катнашучыларның барысына да сәламәтлек, иминлек һәм өйдә елмаюлар һәм балалар шатлыгы теләделәр.
Тантаналы чара онытылмаслык бәйрәм турында истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.