ЯҢАЛЫКЛАР


19
июль, 2019 ел
җомга

Еллар аша тормыш авырлыкларын үтеп, мәхәббәтләрен саклап кала алган ныклы гаиләләр, әлбәттә, хөрмәткә, игътирам һәм үрнәк алуга гына түгел, бүләкләнүгә дә лаек. Мөслим районында да мондый гаиләләр аз түгел, быел “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медаленә районның иң матур һәм ныклы гаиләләреннән берсе – Октябрь авылыннан Мирзанур абый һәм Галимә апа Идиятуллиннар гаиләсе тәкъдим ителде.

Һәр пар туй өчен истәлекле көннне аерым бер дулкынлану белән сайлый. Берәүләр «шәхси» датага, мисал өчен, танышу вакытына туктый. Башкалар матур даталар сайлый. 2019 елның 19 июле шундый матур даталарның берсе.

2019 елның 19 июльдә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 1500 пар теркәлде. Юбилей парлар булу бәхетенә Хузинларның яшь гаиләсе иреште.

Туй  – тормыштагы кардиналь үзгәреш, бик мөһим вакыйга, һәм никах туган гаиләгә шатлык, аңлау, кайгырту һәм иминлек алып килсен иде. Тик юкка гына туй сүзен «Ходайларның күк йөзе» дип аңлатмыйлар иде.

2019 елның 19 июль көнендә Буа муниципаль районы ГХАТ идарәсенең төп залында 100-е  парның никахын теркәү тантанасы узды.

100-нче номерлы «юбилей» акт язмасы Артём Костюин Һэм Юлия Миронова  гаиләсенә карата төзелде.

Яшь парлар үзләренең тантаналарын билгеләп үтү өчен көн сайлауга зур игътибар бирәләр. Традиция буенча алар матур даталар сайлыйлар. 2019 елның 19 июль көне дә туйларга бай булды. ГХАТ бүлеге белгечләре законлы никах теркәүгә сәгать 8дә үк кереште. Бу көнне барлыгы 23 пар теркәлде.


18
июль, 2019 ел
пәнҗешәмбе

2019 елның 18 июлендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә, гадәттәгечә, чәй табыны артында ветераннарны хөрмәтләү үткәрелде.

Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге 2019 елның 18 июлендә Лениногорск шәһәренең 8 нче мәктәп яны лагерында ял итүче балаларны кабул итте.

 2019 елның 18 июль аенда Әлмәт шәһәре ГХАТ Идарәсе белгечләре белән 1300 бала туу турында акт теркәлде.

9 июль көнне Головченко Анатолий улы һәм Лилия Рамил кызы гаиләсендә кыз бала туган. Балага матур Ксения исеме кушылды.


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

 2019 елның 16 июлендә Татарстан Республикасы «Лениногорск муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Ивановлар гаиләсен тантаналы рәвештә котлау кичәсе уздырылды. Менә инде 25 ел буе Иван Петр улы һәм Людмила Петр кызы кулга-кул тотынышып яшиләр. Барысы да: шатлыгы да, кайгысы да булгандыр тормышларында, шуңа карамастан алар нык һәм күтәренке күңелле булып кала алган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International