Яшь парлар үзләренең тантаналарын билгеләп үтү өчен көн сайлауга зур игътибар бирәләр. Традиция буенча алар матур даталар сайлыйлар. 2019 елның 19 июль көне дә туйларга бай булды. ГХАТ бүлеге белгечләре законлы никах теркәүгә сәгать 8дә үк кереште. Бу көнне барлыгы 23 пар теркәлде.
«19.07.2019» датасы шунысы белән үзенчәлекле - көн һәм ел датасында бертөрле саннар бар. 19 июль яңа гаилә тормышын башлау өчен яхшы вакыт булып санала, иминлек һәм бәхет вәгъдә итә.