ЯҢАЛЫКЛАР


9
апрель, 2021 ел
җомга

Мәлиссә исемле сабый 1 апрельдә дөньяга килгән. Ирле-хатынлы Григорян Карен һәм Ангелина өчен кыз өченче бала булды: гаиләдә ике малай Марк һәм Тимофей үсә.

Ә 7 апрельдә Татарстан башкаласында әти-әнисе Таң исемен биргән кыз туа. Кызы өчен бу исемне әти уйлап тапкан,ә беренче улын ул Спартак дип атаган.


8
апрель, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 2021 елның беренче квартал нәтиҗәләре буенча – 16 никах теркәлде. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2020 елның шул ук чорында никах теркәү турында 17 акт теркәлгән.

2021 елның 8 апрелендә Вовк Иван Никон улы һәм Галина Борис кызы зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үтәләр.


7
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

2021 елның 7 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 4 пар игезәк балалар тууы теркәлде.

Бу шатлыклы вакыйга Закванов Айнур Фоат улы һәм Сираева Алия Рафикъ кызы гайләсендэ булды. Балаларга матур Айгиз һәм Илгиз исеме кушылды.

Түбән Кама ГХАТ идарәсе коллективы Сәламәтлек көнен иң актив рәвештә билгеләп үтәргә карар кылды, бу бәйрәмнең ике өлешен - сәламәтлек турында кайгырту да, COVID-19 профилактикасын да билгеләп үтте.


6
апрель, 2021 ел
сишәмбе

Май ае – табигатьнең уянган чоры вакытында гаилә корырга иң матур һәм кулай вакыт дип саный Балтач районының яшьләре. Халыкара гаилә көнендә Балтач егете Ирек һәм Арча ягы кәләше Алия бергә гомергә гаилә корырга дип ГХАТ бүлегенә гариза тапшырдылар. Яшьләргә якты һәм матур киләчәк телибез!


5
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү идарәсе башлыгы - Исаева Елена Сергей кызы үзенең дәресен мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә үткәрде, анда балаларга «ГХАТ» ның аббревиатурасы нәрсә дигән сүз һәм актларның нинди төрләре теркәлүе турында сөйләде.

ГХАТ Идарәсенең баш белгечләре Ксения Павлова, Ләйсән Ибушева, Ирина Федосеева команда составында муниципаль хезмәткәрләр арасында волейбол буенча Администрация Кубогында катнашалар.


4
апрель, 2021 ел
якшәмбе

2021 елның беренче кварталы йомгаклары буенча Балык Бистәсе районы ГХАТ бүлегендә 150 гражданлык хәле акты теркәлгән, шул исәптән -14 туу, никахлашу турында - 16, аерылышу турында - 15, аталыкны билгеләү турында - 3, үлем турында - 100.


3
апрель, 2021 ел
шимбә

Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2021 елның март аенда Әлмәт шәһәрендә 210 бала дөньяга килде. Алар арасында 112 малай һәм 98 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1080 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4800 гр. Иң яшь әни – 20 яшьлек, иң  өлкәне – 45 яшьтә, иң яшь әти – 22 яшьлек, ә иң өлкәненә – 57 яшь.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International