2021 елның 7 апрель аенда Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ Идарәсендә, 4 пар игезәк балалар тууы теркәлде.
Бу шатлыклы вакыйга Закванов Айнур Фоат улы һәм Сираева Алия Рафикъ кызы гайләсендэ булды. Балаларга матур Айгиз һәм Илгиз исеме кушылды.
ГХАТ Идарәсе белгечләре бәхетле ата-ананы котлап балаларның беренче дәүләт документларын - туу турында таныклыклар һәм Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның котлау хатларын тапшырдылар.
Балалар сәламәт һәм бәхетле булсыннар. Гаилә иминлеге, муллык, тынычлык, уңышлар, һәм сабырлык телибез.