Бала туу – һәрбер гаилә өчен бәхет! 2021 елның март аенда Әлмәт шәһәрендә 210 бала дөньяга килде. Алар арасында 112 малай һәм 98 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1080 гр. тәшкил иткән, ә максималь – 4800 гр. Иң яшь әни – 20 яшьлек, иң өлкәне – 45 яшьтә, иң яшь әти – 22 яшьлек, ә иң өлкәненә – 57 яшь. Бу айның популяр бала исемнәре – Амир, Артём, Тимур, Амелия, Айлина, Амина. Сирәк исемнәр арасында Эльхан, Чингиз, Султан, Имран, Эльмина, Розали.