2021 елның 8 апрелендә Вовк Иван Никон улы һәм Галина Борис кызы зөбәрҗәт юбилейларын билгеләп үтәләр.
Озын гомер кичереп, еллар аша бер-береңә ышаныч, хөрмәт, игелек һәм наз бүләк итү, матур мәхәббәт хисен саклап калу һәм балаларга тапшыру-олы бәхет.
Бәхетле никахта алар 55 ел бергә гомер итәләр. Галина Борис кызы һәм Иван Никон улы өч ул тәрбияләп үстергәннәр, алар лаеклы ир-атлар. Хәзер әби-бабайны дүрт онык сөендерә.
Никахлашу Сарае белгечләре бик теләп Вовк гаиләсенең кунакчылйортында булдылар, парларны күркәм юбилейлары белән котладылар, нык сәламәтлек, озын бәхетле гаилә тормышы теләделәр.
Җавап итеп Иван Никон улы һәм Галина Борис кызы гаилә бәхетенең серләре белән уртаклаштылар.