Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә «Гаилә белеме курсы буенча чираттагы дәрес узды»

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

ГХАТ Идарәсенең хокукый тәэмин итү идарәсе башлыгы - Исаева Елена Сергей кызы үзенең дәресен мавыктыргыч әңгәмә рәвешендә үткәрде, анда балаларга «ГХАТ» ның аббревиатурасы нәрсә дигән сүз һәм актларның нинди төрләре теркәлүе турында сөйләде.

Дәрес барышында укучылар «милләтара гаиләләр» темасы буенча фикер алыштылар. Укучылар төрле милләт балалары белән укуларын, шул ук вакытта шәһәребез өчен сирәк исемнәр йөртүләрен зур горурлык белән уртаклаштылар.

Дәрес ахырында балалар гаилә турында мәкальләр җыярга һәм ребуслар чишәргә өлгерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International