Май ае – табигатьнең уянган чоры вакытында гаилә корырга иң матур һәм кулай вакыт дип саный Балтач районының яшьләре. Халыкара гаилә көнендә Балтач егете Ирек һәм Арча ягы кәләше Алия бергә гомергә гаилә корырга дип ГХАТ бүлегенә гариза тапшырдылар. Яшьләргә якты һәм матур киләчәк телибез!