Агымдагы елның февраль ае башында Түбән Кама районының Кама Аланы шәһәр тибындагы поселогында Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге белгече Әлфия Хаппанова“ Форпост” балалар оешмасы белән очрашу үткәрде. “Түгәрәк өстәл” форматында уздырылган очрашу барышында балалар Кама Аланы поселогындагы демографик хәлнең торышы белән кызыксынды. Поселокта 2013 елда күпме сабый туган, никадәр никах теркәлгән һәм аерулышучыларның санын белергә теләп, “Форпост” балалар оешмасының вәкилләре Әлфия Хаппановага төрле сораулар бирделәр. Балаларның үзләре өчен ачкан тагын бер яңалыгы - никахларның Кама Аланы поселогында 1983 елда теркәлә башлавы. Әлеге тантаналарның фотосүрәтләрен туплаган истәлекле альбомны карау балаларны бик нык тәэссирләндерде.
Мондый эчтәлектәге очрашуларның гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, яшь буында бер-береңә хөрмәт, ихтирам хисе кебек сыйфатларны тәрбияләүдә әһәмияте бик зур.
Галиевлар гаиләсе безнен жирлектә тәртипле, тәрбияле, акыллы, урнәк гаилә булып санала. Алар зур тормыш юлын уздылар, колхозда эшләп лаеклы ялга чыккачта тик тормыйлар, уз хужалыкларында бал кортлары тотып , яшелчәсен устереп яшиләр. Алар 5 баланын яраткан хормәт иткән әти-әниләре, 9 оныкнын һәм 5 оныкчыкнын яраткан әби –бабалары. 10 февраль коне Тәбәрле авыл жирлеге башлыгы, башкарма комитеты житэкчесе урынбасары Галиевлар гаиләсен ЗУР ЮБИЛЕЙЛАРЫ белән котлады, рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк тапшырды.
2014 елның 10 февраль көнне Яр Чаллы шәһәре хуҗалык җитәкчеләре катнашындагы “Эшлекле дүшәмбе” җыелышында ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова “2013 елдагы Яр Чаллы шәһәренең гаилә-демографик хәле һәм 2014 елга булган бурычлар” доклады белән чыгыш ясады.
Узган елда Яр Чаллы шәһәрендә 8762 бала туган. Алдагы 2012 ел белән чагыштырганда 102 сабыйга күбрәк. Шуларның 4492се- малай, 4270се-кыз бала. Игезәкләрнең саны да 90 парга арткан. Иң өлкән бала табучы әнигә 50 яшь. Яңа туган сабыйларның 47% - беренче балалар. Гаиләдә икенче, өченче балаларның тууы да арткан. Шәһәребездә туу үлүдән өстенлек итә. 2013 елда 4192 үлү турында гражданлык акты төзелгән: 57% - ирләр, шуларның 44% 60 яшькә кадәр. Шулай итәп, халыкның табигый үсеше 4570 кеше тәшкил итте.
Тормышларында авырлыклар да, төрле сынаулар да булды. Әмма алар һәрвакыт бергә булдылар, шатлык һәм кайгыны бергә уртаклаштылар, ныклы һәм тату гаиләне саклап кала алдылар, үз эшләренә, бер-берсенә тугрылык хисләрен гомер буена югалтмадылар. Ярты гасыр буена яшьлек мәхәббәтләрен саклаган бу бәхетле парны котлауны ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре юкка гына 14 февральгә билгеләмәгән.
“Татулык һәм иминлек булган җиргә, Аллаһ бәрәкәт бирә” дип халык юкка гына әйтмәгән. Бу сезгә дә кагыла. Чөнки алтын туйга кадәр тигезлектә яшәү һәркемгә дә бирелми. Сезне балаларыгыз, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз озак еллар буена куандырсын! Озак һәм бәхетле тормышта яшәгез, һәрвакыт сәламәт булыгыз! Гаилә – җәмгыятьнең ячейкасы. Ничек кенә булмасын ул дөньяның бер өлеше, үзенең кечкенә дөньясы. Тулы бер дөнья. Сезне мәхәббәт белән тулы, изгелек һәм үзара аңлашу дөньясы барлыкка килүнең юбилее белән котларга телим, – диелә ЗАГС бүлеге җитәкчесе Ф.В.Козыреваның Матвеевлар гаиләсенең бергә яшәвенә 50 еллык юбилее белән котлавында.
2014 елның 10 февралендә киңәшмә-планерка узды. Анда Совет бүлекләре һәм Чистай муниципаль районы башкарма комитетлары җитәкчеләре катнаштылар.
ГХАТ бүлеге мөдире Вера Белова-Реутина хезмәт эшчәнлеге һәм 2013 нче елның демографик күренешләре турында чыгыш ясады.
2014 елның 9 февраль көнендә Балтач муниципаль районында “Лыжня России- 2014” ярышлары булып узды. Бәйрәмне район башлыгы Р.Р.Нотфуллин матур теләкләре белән ачып җибәрде. Ярышларда Балтач муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре актив катнашты һәм бүлек мөдире З.Р.Әхмәтханова хатын-кыз җитәкчеләр арасында 3 нче урынга лаек булды.
Килдеш авылында яшәүче Михеевлар пары бергәләп яшәүләренең 65 еллыгын билгеләп үттеләр.Бу җылылык һәм эчкерсезлекнең якты мисалы, парларның бер-берсен ихтирам итеп яшәүләрен дәлилли. Әлеге сирәк очрый торган, ләкин кыйммәтле булган вакыйга белән котларга район вәкилләре, авыл җирлеге, авылның мәдәният хезмәткәрләре һәм җәмәгать оешмалары килделәр.
Терентий Захарович һәм Александра Тихоновна 65 елга сузылган тормыш юлын үтүчеләр. Алар ярты гасырдан артыграк бергә, ягъни “иңне – иңгә” куеп яшиләр. Нинди генә авырлыкларга очрасалар да, кайгы-хәсрәтләрне һәм мәшәкатьләрне бергәләп үттеләр.
Авыл җирлеге Башлыгы В.С.Исаев Михеевлар семьясына күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен үзенең ихтирамын белдерде, аларга ныклы сәламәтлек, иминлек, якыннарының игътибарлы һәм терәк булуларын теләп истәлекле бүләк һәм Килдеш авылы турында язылган “В веренице времен” китабын тапшырды. (Бу китапта Михеевлар семьясы турында 3 битлек хикәя урнаштырылган.) Мәдәният хезмәткәрләре юбилярларлар хөрмәтенә җырлар башкардылар.
Юбилярларның хәтирәләрен һәм яшь буынга теләкләрен видеокамерага яздырдылар һәм әлеге язма авыл китапханәсендә булдырылган “Халык архивы”нда сакланачак.
“Россия чаңгы юлы” һәр ел үткәрелә һәм олы кышкы бәйрәм булып санала. Ярышларның максаты – өлкәннәрне һәм яшьләрне һәрдаим чаңгы ярышларына җәлеп итү һәм киләчәктә халык арасында физик культура һәм спортны киң җәелдерү.
Әлеге ярышта Кама Тамагы МР башлыгы урынбасары, Кама Тамагы МР Башкарма комитеты җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары, Кама Тамагы МР башлыгы ярдәмчесе, Кама Тамагы МР Советы һәм Башкарма комитеты бүлек җитәкчеләре, шулай ук
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре актив катнаштылар.