ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2014 ел
шимбә
      2014 елның 29 нче мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узы. “Пар күгәрченнәр” бергә гомер итүләренең 30 һәм 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Алтын туйларын билгеләп үтүче Сергей Федор улы һәм Галина Леонид кызы Истратовлар, «Энҗе» парлар - Илгиз Ильяс улы  һәм Илсияр Нургали кызы Аглямовлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар.
      Аның төп бурычлары хатын-кызларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау, милли мәдәни традицияләрне саклау. Оешманың беренче утырышында аның рәисе итеп Мәмдәл мәдәният йорты директоры Гөлсинә Шакирова, аның урынбасары итеп Биектау үзәк китапханәсе директоры Лилия Хәмидуллина сайланды. Оешма составына Люзия Гайнуллина, Лилия Борһанова, Фәридә Сәяхова, Резедә Якупова, Люция Хәсәнова, Рамилә Вәлиуллина, Разия Абзалова, Гүзәл Вәлиева керде.

28
март, 2014 ел
җомга
      “Экспо-Кама” күргәзмә үзәгендә туйга әзерлек буенча хезмәт күрсәтүгә багышланган күргәзмә-ярминкә узачак. Бу күргәзмәдә Камаарты регионының  80 артык фирмасы катнаша. Күргәзмә “Экспо-Кама”  күргәзмә үзәгендә 30 мартта сәгать 10.00 ачыла.
      Менделеевск муниципаль районы Ижёвка авылы мәдәният йортында район күләмендә гаилә бәйрәме үткәрелде.
      Чараны ачып, Алла Затирко сәхнәгә тәрбиягә алган Самариннар һәм Пономарёвлар гаиләләрен чакырды, алар “Әниләр Догасы” музыкаль композициясен башкардылар.
      Ижёвка авылы җирлеге башлыгы Валентина Пономарёва, чараны алып баручы буларак, бәйрәм геройларын – Судаковлар, Киршиннар, Щуркиннар гаиләләрен тәкъдим итте.
      Язучылар берлеге әгъзасы Михаил Гоголев якташларын сәламләде.
      2014 елның 28 нче мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 55 еллык бәйрәмен - Зөбәрҗәт туйларын Загир Тавфик улы һәм Рабига Ахунзян кызы Гариповлар гаиләсе билгеләп утте. Зөбәрҗәт туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп яшиләр. Бер кыз бала тәрбияләп үстереп, хәзер 3 оныклары һәм 2 оныкчалары бар. Юбилярларны  бәйрәмнәре белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А.Закирова котлап, шушы матур тормышларының рәхәтен күреп тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калды.
      Яр Чаллы шәҺәренең ГХАТ идарәсе белгечләре Казан шәһәренә кызыклы экскурсиягә бардылар. Экскурсия Казан Кремле белән танышудан башланды: Сөембикә манарасы, Кол-Шәриф мәчете, Благовещенск чиркәве онытылмаслык истәлек калдырдылар. Шулай ук ГХАТ идарәсе  белгечләре Г.Камал исемендәге  театрда Туфан Миңңуллинның “Гөргери кияүләре” спектаклен карадылар.
      Азнакай районы башлыгы  Шәйдуллин Марсель Зөфәр улы күпъеллык намуслы хезмәте өчен ЗАГС бүлеге хезмәткәре Гайнетдинова Гүзәлияне Азнакай районы башлыгы М.З. Шәйдуллинның Рәхмәт хаты белән бүләкләде. Ул гражданлык хәлләрен теркәү атларын электрон рәвешкә әйләндерүдә зур өлеш кертте.

27
март, 2014 ел
пәнҗешәмбе

       2014 елның 27 мартында Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Коган гаиләсен алтын юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 50 ел гомерләрен уздырдылар.

      Пенсия идарәсе начальныгы И.А. Большакова 6 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. Гаиләдә икенче балалары туучы  гаилә, кызлары Евангелинага, туу турында таныклык алды. ЗАГС бүлеге начальныгы Л.М. Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы В.С. Чершинцевның котлавын укыды hәм ата – аналарга бала туу белән бәйле бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В. Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
      Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 26 мартында “алтын” юбилярларның парады узды. Анда 7 парны: Нәҗиповлар, Вәлиевлар, Елисеевлар, Курасовлар, Шәмсиевлар, Медвежонковлар, Теленковлар гаиләләрен котладылар. Юбилярларны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлады. Тантаналар сарае исеменнән гаилә портреты, почетлы  акт һәм чәчәкләр тапшырылды.
      Гаиләләрне шулай ук Үзәк һәм Автозавод районы белгечләре тәбрикләделәр һәм бүләкләделәр. Нәҗиповлар гаиләсе музыкаль бүләк итеп халык җырын башкардылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International