«Ярата белү – үзе бер бәхет»

2014 елның 29 марты, шимбә
      2014 елның 29 нче мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә гаилә бәйрәме узы. “Пар күгәрченнәр” бергә гомер итүләренең 30 һәм 50 еллык юбилейларын билгеләп үттеләр.Гомер итү–үргә менү диләр. Ә үр менү бер дә җиңел түгел, йә кояш пешерә, йә каршыдан искән җил-буран артка төртә”. Менә шул чакта яныңда тормыш иптәшең–ышанычлы терәгең булу теләсә нинди авырлыкны да җиңәргә ярдәм итәчәк. Алтын туйларын билгеләп үтүче Сергей Федор улы һәм Галина Леонид кызы Истратовлар, «Энҗе» парлар - Илгиз Ильяс улы  һәм Илсияр Нургали кызы Аглямовлар гаиләсе әнә шундый тормышны бергәләп, кулга-кул тотынып үткән күркәм парлар. Юбилярлар тантаналы рәвештә, “лаеклы юбилярлар китабына” имзаларын куеп, ГХАТ бүлеге хезмәткәре Е.Н. Романова тарафыннан әйтелгән жылы сүзләрне таң калып тыңлап утырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International