2014 елның 27 мартында Чистай муниципаль районының ГХАТ бүлеге Коган гаиләсен алтын юбилейлары белән котлады. Алар мәхәббәттә һәм бердәмлектә 50 ел гомерләрен уздырдылар.
Бу тантаналы көнне алтын юбилярларны аларның иң якын кешеләре – уллары, кызлары, 4 оныгы һәм 3 оныкчыклары котларга килде.
Галина Дмитрий кызы һәм Анатолий Евгений улына истәлекле медальләр һәм туганнарыннан бүләкләр тапшырылды. Шулай ук алар почетлы юбилярлар китабына кулларын куйдылар.