27 март көнне Тәтеш муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә безнең районның кечкенә гражданнарына тантаналы рәвештә ана капиталына сертификат hәм туу турында таныклык тапшырылды

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
      Пенсия идарәсе начальныгы И.А. Большакова 6 анага дөрес куллану теләге белән сертификатлар тапшырды. Гаиләдә икенче балалары туучы  гаилә, кызлары Евангелинага, туу турында таныклык алды. ЗАГС бүлеге начальныгы Л.М. Дианова Тәтеш  муниципаль районы Башлыгы В.С. Чершинцевның котлавын укыды hәм ата – аналарга бала туу белән бәйле бүләк тапшырды. "Автоградбанк" өстәмә офисы начальныгы И.В. Гавчева ата – аналарга ана капиталы ярдәмендә "Автоградбанк" аша ипотека вариантлары турында мәгълүмат бирде hәм сувенирлар тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International