«Ярату ул – үзе иске нәрсә…»

2014 елның 28 марты, җомга
      2014 елның 28 нче мартында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 55 еллык бәйрәмен - Зөбәрҗәт туйларын Загир Тавфик улы һәм Рабига Ахунзян кызы Гариповлар гаиләсе билгеләп утте. Зөбәрҗәт туйларына җиткән әлеге матур пар бүген дә яшьлек ямен җуймыйча, үзләре биргән тәрбия җимешләрен татып бәхетле картлык кичереп яшиләр. Бер кыз бала тәрбияләп үстереп, хәзер 3 оныклары һәм 2 оныкчалары бар. Юбилярларны  бәйрәмнәре белән ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А.Закирова котлап, шушы матур тормышларының рәхәтен күреп тагын да озын-озак гомер итәргә насыйп булсын иде дигән теләктә калды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International