Яр Чаллының алтын юбилярлары

2014 елның 27 марты, пәнҗешәмбе
    Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2014 елның 26 мартында “алтын” юбилярларның парады узды. Анда 7 парны: Нәҗиповлар, Вәлиевлар, Елисеевлар, Курасовлар, Шәмсиевлар, Медвежонковлар, Теленковлар гаиләләрен котладылар. Юбилярларны ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлады. Тантаналар сарае исеменнән гаилә портреты, почетлы  акт һәм чәчәкләр тапшырылды.
    Гаиләләрне шулай ук Үзәк һәм Автозавод районы белгечләре тәбрикләделәр һәм бүләкләделәр. Нәҗиповлар гаиләсе музыкаль бүләк итеп халык җырын башкардылар.
    Тантана ахырында юбилярларны балалары, оныклар һәм оныкчыклары котлап матур теләкләр әйттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International