ЯҢАЛЫКЛАР


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
    27 ноябрь конне  Яр Чаллы  шәһәренен  Тантаналар сараенда 2014 елны үзләренең алтын, изумруд һәм бриллиант юбилейларын билгеләп  үтүче 10 парны котлау булып узды

26
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлегендә «Яшь гайлә» клубы үз эшен дәвам итә. 2014 елның сентябрь аеннан Идел буе районы ГХАТ бүлеге һәм «Ышаныч» Республика социаль яклау үзәге белән берлектә «Бергә бәхетле» психологик программа эшләп килә. Казан социаль яклау үзәге психологы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә айга ике мәртәбә консультацияләр, лекцияләр уздыра.

Бүген Казан шәһәренең Киров ЗАГС бүлегендә Әниләр көненә багышланган тантана узды
 Быел 60 елларын үткәрүче Хөснуллинар гаиләсе һәм “алтын” туйларын бәйрәм итүче Бикметовлар гаиләсе актүбәләрдән котлауларын алдылар. Аларны поселок башлыгы Галеева Роза һәм эш урыннарындан җитәкчеләр котлап һәм бүләкләп киттеләр. Артислар юбилярларга багышлап җыр башкардылар.
Бүген Чүпрәледә аналарга багышланган һәйкәл ачылышы тантанасы узды

25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Гаилә башлыгы – Владимир Александрович шушы авылда туып үсә, шушы авылда ул 30 ел элек үзенең булачак хатынын очрата. Армия сафларында хезмәт итеп кайтканнан соң туган авылында алар туй үткәрәләр. Хәзерге вакытта да Ачинцевлар гаиләсе Большое Елово авылында яшиләр. Владимир Александрович эшмәкәр, ә Эльвира Фаиловна  Татар Дөм-Дөм авыл җирлегендә эшли. Тәрбияләп ике бала үстерәләр – Денис быел мәктәпне тәмамлап КФУга укырга кергән, ә кече кызлары Элина балалар бакчасына йөри.

Бәйрәмдә пенсия фонды җитәкчесе Л.Н.Хиразева, ГХАТ бәлеге җитәкчесе А.Р.Мирякуповалар  катнаштылар. Лилия Наилевна Хиразева ана капиталын тапшырып кына калмыйча, ана капиталын кайсы тармакларда кулланырга, сертификатны алу эчен кирэкле документлар турында сәйләде.Бәйрәмдә катнашучы әниләр ана капиталын законсыз куллану турында кисәтелделәр.Сертификатлар тапшырылгач, Яна Чишмә ГХАТ бүлеге җитәкчесе Алия Рафгат кызы Мирьякупова әниләрне котлап, буләкләрен тапшырды. Кичә ахырында әниләргэ ана капиталын куллану буенча аерым консультацияләр бирелде.

      2014 елның 25 ноябрендә Буа муниципаль районында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идәрәсе җитәкчесе Альбина Рафаил кызы Шавалеева булды. Визит вакытында Буа районы башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Фәһим улы Даутов һәм Буа районы башкарма комитетының социаль мәсәләләр буенча урынбасары Лилия Назыйм кызы Садретдинова белән дә эшлекле сөйләшү үткәрелде. Шулай ук районының ГХАТ бүлегендә Буа районы кешеләрен шәхси кабул итү булды. Гражданлык хәле  актларын теркәгәндә туган барлык аңлашылмаган сорауларга төгәл җаваплар бирелде.

Бөтендөнья татар хатын-кызларның “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова “Пар канатлар” исемле клубның ачылуында булды.
  Буа муниципаль районында 25 ноябрь көнне район мәдәният йортында  әниләргә  багышланган тантаналы чара үтте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International