Баулы шәһәренең үзәк мәйданында Россия көненә багышланган чара узды. Шул чара кысасында 14 яшьтәге 6 егет һәм кызга тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды.
2015 елның 12 июнендә - Россия көнендә Чистайда 9 никах теркәлде. Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Мария Төхвәтуллина һәм Диләрә Зайцева бу көнне тантаналы чараны махсус сценарий буенча алып бардылар, яңа өйләнешүчеләрне һәм кунакларны икеләтә бәйрәм белән котладылар.
Мамадыш җирлегендә Айнур һәм Гөлия Гариповлар, Резедә һәм Илназ Гыйлфановлар, Леназ һәм Гөлназ Кәбировлар гаиләсе барлыкка килде.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге мөдире яшьләрне икеләтә бәйрәм белән котлады. Яшьләрнең әти-әниләре, туганнары, дуслары, матур теләкләр теләп яшьләрне чәчәк бәйләменә күмделәр.
Россия көнен – Дәүләт бәйрәмен илебезнең барлык халкы билгеләп үтте. Бу көнне илебезнең барлык төбәкләрендә дә бәйрәм мероприятияләре үткәрелде, Лениногорск шәһәре дә читтә калмады.
2015 елның 12 июнь көнендә Кама Тамагы районының ГХАТ бүлегендә ике гаилә тантаналы рәвештә никахларын теркәде. Россия көнендә районда Ишмиевлар һәм Вафиннар гаиләсе туды.
2015 елның 12 нчы июнь көнендә Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 50 ел бергә гомер иткән Саттаровлар Фаягуль Гарип кызы белән Азат Халим улын хөрмәтләү тантанасы үтте. Юбилярларга шушы көннең якты истәлеге итеп почетлы акт һәм бүләк тапшырылды.
12 июньдә безнең илебез хөкүмәтебезнең әһәмиятле бәйрәмен - Россия көнен, ягъни 2002 елга кадәр - Россия дәүләтенең мөстәкыйльлеген раслаган Декларация кабул итү көне, билгеләп үтә. Бу бәйрәм иң “яшь” бәйрәмнәрнең берсе.