Бала туу уңаеннан бирелгән гаризаларның 75% «Бала тууы» суперсервисы ярдәмендә бирелгән. Июнь аенда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан туу турында 20 акт теркәлгән, шуларның 15-е суперсервис хезмәте аша алынган.
2023 елның 6 аенда Бөгелмә районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 347 бала тууы теркәлгән, шул исәптән бер игезәк. Аларның 174е малайлар һәм 173е кызлар.
2023 елның 6 аенда Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 322 төрле гражданлык хәле акты теркәлгән. Шул ук вакытта 64 туу турында акт теркәлгән. 35 малай һәм 29 кыз туган.
Никахлашу сараенда нәкъ шул кадәр теркәлү узган. Айның иң яшь кәләшенә 16 яшь тулды, иң олысына 50 яшь. Айның иң яшь киявенә – 22, иң олысына – 58.
Менә җәйнең беренче ае үтте. Ул районны 110 бала тууы белән сөендерде: 62 малай һәм 48 кыз. Баланың минималь авырлыгы 1020 гр. тәшкил иткән, ә максималь - 5340 гр.
2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туу турында 90 таныклык бирде, шуларның 46 малай һәм 44 кызның тууы теркәлде. 28 гаиләдә беренче бала туган, 26 бала үз гаиләләрендә икенче, 21 бала өченче, 15 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булган.
Һәр шимбә иртәнге 8 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж уза. Чираттагы очрашу 1 июльдә булды.
2023 елның 6 ай нәтиҗәләре буенча Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә 867 яңа туган бала, шуларның 10сы игезәк теркәлгән: шуларның 460ы малайлар 407се кызлар.
2023 елның 6 аенда Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 90 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 46сы малайлар һәм 44е кызлар. Яңа туган сабыйлар структурасы буенча 28 бала - беренче, 26 бала - икенче, 21 бала - өченче, 15 бала - дүртенче һәм аннан да күбрәк. 15 балага карата аталык билгеләнгән, уллыкка алу турында 5 акт төзелгән.
Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 16 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 6-малайлар, 10- кызлар. 8 бала гаиләдә беренче булып, 4 – икенче, 1- өченче, 3-бишенче булып туды.