Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 2023 елның 6 ае өчен тууны дәүләт теркәве статистикасы

2023 елның 2 июле, якшәмбе

2023 ел башыннан Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ бүлеге туу турында 90 таныклык бирде, шуларның 46 малай һәм 44 кызның тууы теркәлде. 28 гаиләдә беренче бала туган, 26 бала үз гаиләләрендә икенче, 21 бала өченче, 15 бала дүртенче һәм аннан да күбрәк булган.

Яңа туган малайлар өчен иң популяр исемнәр Марк, Раян, Самат, Мирон, кызлар өчен Амелия, Самира, Мирослава, Алина, Зифа була. Сирәк исемнәр арасында Ева, Арина, Усман, Нурлан, Әлим, Наргиза, Сафина, Азалина, Хаят кебек исемнәрне билгеләп үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International