Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 2023 елның 6 ае нәтиҗәләре

2023 елның 1 июле, шимбә

2023 елның 6 аенда Буа муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә 90 яңа туган бала теркәлгән, шуларның 46сы малайлар һәм 44е кызлар. Яңа туган сабыйлар структурасы буенча 28 бала - беренче, 26 бала - икенче, 21 бала - өченче, 15 бала - дүртенче һәм аннан да күбрәк. 15 балага карата аталык билгеләнгән, уллыкка алу турында 5 акт төзелгән.

Никах статистикасы күрсәткечләренә күчкәндә, ел башыннан бирле 65 парның никах берлеген имзалар белән ныгытуын билгеләп үтик.

Никах статистикасы аерылышу саннары белән капланган, никахны өзү турында 66 акт теркәлгән. Ел башыннан 6 граждан фамилия, исем яки ата исемен үзгәртү мәсьәләсе буенча мөрәҗәгать иткән, үлем турында 299 акт төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International