Булачак яшь парлар өчен Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсендә консультация

2023 елның 1 июле, шимбә

Һәр шимбә иртәнге 8 сәгатьтә Түбән Кама шәһәренең Никахлашу сараенда булачак яшь парлар өчен инструктаж уза. Чираттагы очрашу 1 июльдә булды.

Психолог Дания Трухан белән очрашу яшьләр өчен күңелле сюрприз булды. Дания Әмир кызы бәхетле берлекнең серләре белән уртаклашты. Моннан тыш, ГХАТ идарәсе белгечләре никахлашу тантанасының традицион репетициясен уздырдылар һәм никахны дәүләт теркәвенә алуның төп аспектларын аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International