Баулы район ГХАТ бүлегендә июнь аенда 16 туу турында акт теркәлде. Туган балаларның 6-малайлар, 10- кызлар. 8 бала гаиләдә беренче булып, 4 – икенче, 1- өченче, 3-бишенче булып туды.
Июнь аенда әти-әниләр балаларына Амирхан, Артур, Данила, Тимур, Ярополк, Амалия, Адилия, Алина, Ева, Мелисса, Риана, Сафина, София, Холида, Эллария дигән исемнәр бирделәр.
Иң яшь анага 18 һәм иң яшь әтигә 23 яшь, иң өлкән анага 42 һәм иң өлкән әтигә 39 яшь.
Шул ук вакыт эчендә ГХАТ бүлегендә 13 пар никахларын рәсми рәвештә теркәделәр. Иң яшь каләшкә, иң яшь кияүгә 19 яшь, иң олы кияүгә – 57, ә кәләшкә –53 яшь.