Мамадышлылар электрон дәүләт хезмәтләренең яңа мөмкинлекләрен җиңел үзләштерделәр

2023 елның 3 июле, дүшәмбе

Бала туу уңаеннан бирелгән гаризаларның 75% «Бала тууы» суперсервисы ярдәмендә бирелгән. Июнь аенда Мамадыш районы ГХАТ бүлеге тарафыннан туу турында 20 акт теркәлгән, шуларның 15-е суперсервис хезмәте аша алынган.

Шулай итеп, җәйнең беренче ае районга 12 малай һәм 8 кыз бүләк итә. Аларның бишесе гаиләдә беренче, тугызы – икенче, бишесе - өченче, берсе-дүртенче бала. Июньнең иң яшь әнисенә 21 яшь, иң яшь әтисенә 25 яшь тулды. Иң өлкән әнигә-41, әтигә – 42.

Елның алтынчы ае Ратмир, Самир, Раян, Радель, Арсен, Әмирхан, Владимир, Ислам, Егор, Камил кебек исемнәр белән истә калачак. Ике гаилә Тамерлан исемен сайлаган. Матур җенес вәкилләре арасында түбәндәге исемнәр сайланган: Ләйлә, Дарина, Мәликә, Иллария, Есения, Аделина, Зәлия, Василиса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International