2016 елның 22 нче гыйнваренда Буа муниципаль районы башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә “Буа районында һәм Татарстан Республикасында ЗАГС хезмәтенең 2015 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2016 елга эш планнары турында” темасына авыл җирлекләре секретарьлары катнашында киңәшмә үткәрелде. Монда барлык 30 авыл җирлеге секретаре килгән иде. ЗАГС бүлеге начальнигы Шагалиева Эльвира Радиковна узган 2015 ел эш нәтиҗәләре, быелгы елда район һәм Республика рамкаларында алда торган бурычлар, планнар белән таныштырды.
Яңа 2016 елны 2 гыйнварда иртәнге 10 сәгать 10 минутта дөньяга “егет” туды. Мәскәүдә яшәүче Светлана һәм Мансур Хусановлар Буага Яңа ел бәйрәмнәренә кунакка кайткач туарга ашыккан малайга Ислам дип исем биргәннәр. Абыйсы Ибраһимга 1,8 яшь. Гаиләгә, Исламның “түземсезлеге” аркасында вакытлыча Светлананың туган йортында төпләнергә туры килгән. Сабыйга бер ай тулгач әтиләре кайтып алачак.
Шушы көннәрдә шәһәребездә яшәүче хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне Минкамәр апа Хөсәеновага 90 яшь тулды. Шәһәр мэры Рәгать Хөсәенов әнисен бу көнне улы һәм район башлыгы буларак олы юбилее белән котлады. Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова Президент Владимир Путинның котлау хатын һәм депутатлар исеменнән бүләк тапшырды. Минкамәр апа бик бәхетле әни һәм әби, үз тырышлыгы, кешелекле булуы үрнәгендә акыллы, тәртипле уллар үстереп, тәрбияләгән.
Яңа өйләнешүчеләр Лайковлар үзләренең беренче гаилә документы – никахны теркәү таныклыгы алдылар. Алар 2016 нче елның беренче яңа парлары булулары өчен күңелле гаҗәпләнү хисле кичерделәр.
Менә бүген 2016 елның 22 гыйнвар көнне дә Балтач районы ГХАТ бүлегендә районыбызның 14 яше тулган яшь гражданнарына Рәсәй Федерациясенең төп документы- паспорт тапшыру чарасы узды. Үз илеңнең гражданы булу- зур дәрәҗә!
Кышның бер матур көнендә ЗАГС бүлегендә телефон шалтырады. Актив тормыш алып баручы Хәлимә Абдул кызы Фаина Козыревага 85 яшен тутыручы Оркыя Шәймөхәммәт кызын бергәләп котлау турындагы үтенечен җиткерде.
Казанда IV нче мәртәбә, балаларны тәрбиягә алган гаиләләр арасында Республика күләмендә уза торган “Туган өемнең җылылыгы” дип исемләнгән хәйрия фестиваленә нәтиҗәләр ясалды. Бәйгенең җиңүчесе хәзезге вакытта 11 бала тәрбияләүче, Мамадыш шәһерендә яшәүче Башковлар гаиләсе булды.
2016 елның 21 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсенең чираттагы коллегиясендә Алабуга муниципаль районы башкарма комитеты ЗАГС бүлеге белгече Буланова Римма Павловна ТР Министрлар Кабинеты ЗАГС идарәсенең Мактаулы грамотасы белән бүләкләнде. Римма Павловна ЗАГС бүлегендә инде 24 ел эшли. Бүлекнең башка белгечләре дә аны бу лаеклы бүләге белән котладылар.
Татарстанда икенче һәм аннан соң туган балалар саны арта бара, шуның белән бергә беренче бала саны, киресенчә, кими бара. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында идарәнең башлыгы Альбина Шәвәлиева сөйләде.
21 январь көнне Келәш авылында яшәүче Ахманова Мансура Салиховна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны котларга Аппарат җитәкчесе Людила Абрамова, Тәтеш районы профсоюзлар җитәкчесе Людмила Андреева, Келәш авыл җирлеге Башлыгы Ильдар Халиков килделәр. Кунаклар Мансура Салиховнага Россия Президенты Владимир Путин котлавын, Район Башлыгы Рәмис Сафиуллов исеменнән котлау һәм чәчәк бәйләме белән истәлекле бүләк тапшырдылар.