Шамсиямал Нурислам кызы Шайхулина 1926 елның 24 июнь аенда туа. Балачагы җиңел булмый, яшьли нужа камыты кияргә туры килә. Сугыш башланганда аңа 15 яшь була. Ул, башка хатын-кызлар белән берлектә, урагын да ура, капчык күтәреп симәнә дә ташый, бәрәңгесен дә алыша. 24 ел авыл Советында эшли – сәркәтиб булып.
Уздырылган чаралар арасында тамашачыларның игътибарын җәлеп иткәне кәләшләр йөгереше булгандыр.
Җәйгә чыгу белән, өйләнешүчеләр саны арта бара.
Азнакай ЗАГС бүлегендә оештырылган “Пар канатлар” исемле клуб, үзенең чираттагы утырышын ялгыз йөрәкләрне берләштерү белән үткәреп алды.
«Милосердие» социаль үзәгендә түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече, Татарстан Республикасының атказанган социаль яклау хезмәткәре Галина Кузнецова һәм әлеге учреждениедә индивидуаль медицина ярдәме алган гражданнар белән очрашу узды.
Әтнә муниципаль районы Ары авылында яшәүче Шәйхетдинова Асия Шәйхетдин кызына 23 июнь көнне 90 яшь тулды. Асия Шайхетдинованың тормыш иптәше Бөек Ватан сугышы ветераны. Шәйхетдинова Асия озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күлле-Киме авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Асия Шәйхетдинованың бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Актаныш районы Актаныш авылыннан сугыш ветераны Раянов Хәмит Раян улы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Тукай ГХАТ бүлеге “Нечкәбил-2016” конкурсының Яр Чаллы шәһәрендә узган сайлап алу турында катнашты. Конкурста Калмия авыл җирлегеннән китапханә хезмәткәре, укытучы, күп бала анасы Гыйлфанова Альмира Азат кызы Тукай районын тәкъдим итәчәк.
2016 елның 23 нче июнь Яр Чаллы шәһәрдә ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре ел башыннан 4 меңенче баланы теркәделәр.
2016 елның 23 июнь көнендә Нурлатның ГХАТ бүлегендә агымдагы елның беренче «юбилейлы» яшь пары рәсмилләштерелде.