ЯҢАЛЫКЛАР


25
июнь, 2016 ел
шимбә

2016 елның 25 июнендә Буа районы Кыят авыл советында яңа яшь Кошелевлар гаиләсе үз тормышын башлап җибәрде. Яшь гаилә Кыят авылында ”Мәхәббәт күперенә” беренче булып адымнар ясадылар, шулай ук 2016 елның 1 июнендә ачылган “Яшьләр аллеясында” зәнгәр чыршы утырттылар.

  Соңгы кыңгыраулар шалтырады, чыгарылыш балы да инде үтеп китте.

Мәгълүмат сайты “Нократ”/“Вятка”, “Мәктәп балы Королевасы-2016” дип исемләнгән бәйге игълан итте. Билгеле булганча Королева- ул шул ук кәләш.

Сәвәләйдә яшьләр бәйрәме - "Боламык"ка шактый кеше җыелды. Керәшен авылларында җәен яңгырлар яумаганда, Аллаһ Тәгаләдән мәрхәмәтлелек, җиргә шифалы яңгырлар сорап, табигать кочагына изге урынга чыгып, боламык пешерү йоласы бар. Мәҗүсилек чорыннан килгән бу йола Сәвәләйдә дә сакланган. Ел саен ук булмаса да, авыл өлкәннәре су буенда, чишмә янында, казан асып, боламык пешерәләр.

25 нче июнь көнне Тәтеш муниципаль районында икенче Республика бәйрәме – мордва мәдәниятының “Валда шинясь” (җәйге көн торгынлыгы) үткәелде. Әлеге бәйрәм мордва халкының традицияләрен торгызуга, этник ядкәрьләрне саклап калуга, фольклор коллективларын һәм халык осталарын активлаштырырга төбәлгән иде. Бу көнне мордва һәм төрле милләт җырлары башкарылды. Барлык теләге булганнар конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Алдынгы эшчеләрне, юбилейлары булган гаилә парларын һәм әлеге бәйрәм алдыннан сабыйлары туган әти-әниләрне котладылар.

25 июньдә Апас районы Сабантуй аланында  “Яшьләр көне” билгеләп үтелде. Яшь чак - гомернең  иң матур һәм иң истә калырлык матур чагы. Алда күпме үрләр яулыйсы, күпме хыялларны тормышка ашырасы... Мәйдан түрендә районыбызның актив яшьләре тәбрикләнде. Музыка, җыр, биюләр кичәне тагын да ямьләндереп, тулыландырып торды. Казаннан килгән артистлар яшьләрне үзләренең матур җырлары белән бәйрәм рухы өстәп тордылар.

Республикада яфрак терлек азыгы җыю бара. Яфрак азык әзерләргә район хезмәтләре белгечләре дә булыша. Традиция буларак һәр елны бөтен район оешмалары бу эштә актив катнашалар. Мөслим ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шулай ук бу традициядән читтә калмады – 25 июньдә район башкарма комитеты һәм Советы белән берлектә “Туган як” агрофирмасы өчен яфрак азык әзерләүгә чыкты.

Бүген Базарлы Матакның үзәк ял паркында “Без наркотикларга каршы! Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дигән акция булды.

2016 елның 23 нче июнендә Азнакай шәһәрендә Республика күләмендәге  әниләр һәм гаилә матурлыгына багышланган “Нечкәбил” конкурсы  уздырылды.

Никахлашу Сараенда «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында, киләчәк яшь парлар өчен психолог белән чираттагы консультация узды.


24
июнь, 2016 ел
җомга

       24 июнь көнне сугыш ветеранының тол хатыны Шамсеҗиһан Шәрип кызы Сәгдиева Ютазы районы Урыссу бистәсендә ветеран программасы буенча алган иркен якты фатирда үзенең 95 енче туган көнен каршылады. Аны бу матур бәйрәме белән Иске Каразирек авыл җирлеге хезмәткәрләре котлады һәм бүләк тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International