Әлки районында балалар өчен наркотикларга каршы акция үткәрелде

2016 елның 25 июне, шимбә
Бүген Базарлы Матакның үзәк ял паркында “Без наркотикларга каршы! Без сәламәт яшәү рәвеше яклы!” дигән акция булды. Ул 26 июньдә билгеләп үтелүче Наркоманлыкка һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан үткәрелде.Чарада мәктәп балалары, укытучылар, медицина, полиция хезмәткәрләре, ата-аналар катнашты.–Әлеге датаны бәйрәм дип атау кыен. Бу – планетада, җәмгыятьтә наркотиклар таралуга каршы көрәшкә тормышларын багышлаган., әлеге проблеманың бөтен катлаулылыгын аңлаучы кешеләрнең теләктәшлеге көне,–диде алып баручы Илфат Кыямов.Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Эллада Плаксина укучыларга һәм ата-аналарга наркоманлыкны кисәтү, балаларны суицид ише хәвефтән саклау турында республика медицина профилактикасы үзәге чыгарган белешмәлек һәм брошюралар таратты.Табиб-нарколог Марат Назаров наркотикларның куркыныч асылы хакында сөйләде.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International