ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Сарман районы Зур Нөркәй авылында гомер кичерүче Биҗан һәм Фәния Салихҗановлар 27 июнь көнне бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Истәлекле көннәре белән аларны муниципаль район һәм авыл башкарма комитеты  җитәкчелеге тәбрикләделәр. Юбилярларга киләчәктә дә бәрәкәтле тигез гомер, ныклы саулык, балалар-оныклар куанычы теләделәр.

Имтиханнар, борчулар артта калды.11 сыйныфны бетерүчеләрне алда мөстәкил зур тормыш юлы көтә. Быел Баулының 6 нчы мәктәбен 19 укучы тәмамлады. Алар барсы да дәүләт имтиханнарын уңышлы биреп чыктылар. Чыгарылыш кичәсендә аларны Баулы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова тәбрик итте.

     Бүген өч бала әнине Кама балалар медицина төбәге үзәгеннән чыгардылар. Мондый сөенечле хәбәр Айдар белән Резедә Камбетовлар гаиләсендә 1 июнь – бөтен халык балалар яклау көнендә булды. Бәхетле ата-аналар кызларга Ралия, Камилә, Мәликә дип исем куштылар. Мондый өч бала туу медицина  үзәгендә узган елның ноябрендә була.

       Сабыйны бала тудыру йортыннан каршы алу – ул чын гаилә бәйрәме. Искандәр һәм Әндже Хасановлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга зарыгып көтеп алган уллары туды. Әти-әниләре сабыйга Руслан исеме бирделәр. Бу матур гаиләгә саламәтлек, тынычлык, нәниләрен пар-канатлы булып үстерүләрен теләп калабыз.

100 пар булып Кравченко Игорь белән Сабирова Айгөль Азнакай ЗАГСында никахлаштылар. Бу парны район башлыгы Шәйдуллин Зуфар котлап, аларга истәлекле бүләкләр тапшырды.

Туй! Бу мәхәббәткә багышланган, матур һәм сокландыргыч , хисләр белән тулы булган гаҗәеп әкияти көн. Әлеге кабатланмас көн алдагы парлы тормыш юлында үзеннән якты  һәм күңелле эзләр генә калдырырга тиеш.


26
июнь, 2016 ел
якшәмбе

Әтнә муниципаль районы Әйшияз авылында яшәүче Баһаветдинов Габделхәй Баһаветдин улына 10 июнь көнне 95 яшь тулды. Габделхәй Баһаветдинов Бөек Ватан сугышы ветераны. Баһаветдинов Габделхәй озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының  җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Габделхәй Баһаветдиновның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.

2016 елның июнь аенда Саба районы Явлаштау авылында яшәүче Фәүзия Сабирова үзенең 95 яшьлек юбилеен каршылады. Фәүзия әбине котларга район җитәкчелеге, җирле үзидарә башлыгы килгән иде. Аңа исәнлек-саулык, бәхетле картлык, тыныч тормыш теләп үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

Бәйрәм “Энергетик” мәдәният сарае каршындагы мәйданда балалар өчен бизәгән коляскалар, велосипедлар күргәзмәсе һәм шуышып йөрүче балалар ярышлары белән башланып китте.

2016 нчы елның 26 нчы июнендә Яңабирде авылы мәдәният йорты янында Алабуга шәһәреннән килгән кунаклар катнашында авыл бәйрәме уздырылды. Бәйрәм мәктәп янында яңа төзелгән спорт мәданчыгын һәм клуб янында балалар мәйданчыгын ачу белән башланып китте. Мәйданда Ветераннар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәбияләнүчеләр, бюджетта эшләүчеләр, атказанган эшчеләр һәм башка кунаклар катнашында парад уздырылды. Аннары төрле номинация буенча котлаулар булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International