Әтнә муниципаль районы Әйшияз авылында яшәүче Баһаветдинов Габделхәй Баһаветдин улына 10 июнь көнне 95 яшь тулды. Габделхәй Баһаветдинов Бөек Ватан сугышы ветераны. Баһаветдинов Габделхәй озак еллар колхозда эшләгән. Туган көне уңаеннан аны котларга Әтнә муниципаль районы башкарма комитетының җитәкчесенең урынбасары, Күәм авыл җирлеге, социаль үзәк вәкилләре, редакция вәкилләре килделәр. Габделхәй Баһаветдиновның бәйрәмен котлап истәлекле бүләкләр тапшырылды.