Менделеевск районында авыл бәйрәме

2016 елның 26 июне, якшәмбе

2016 нчы елның 26 нчы июнендә Яңабирде авылы мәдәният йорты янында Алабуга шәһәреннән килгән кунаклар катнашында авыл бәйрәме уздырылды. Бәйрәм мәктәп янында яңа төзелгән спорт мәданчыгын һәм клуб янында балалар мәйданчыгын ачу белән башланып китте. Мәйданда Ветераннар, мәктәп укучылары, балалар бакчасында тәбияләнүчеләр, бюджетта эшләүчеләр, атказанган эшчеләр һәм башка кунаклар катнашында парад уздырылды. Аннары төрле номинация буенча котлаулар булды.

  1. Антонова Евсения Евгений кызы- “2016 нчы елда туган бала”;
  2. Никифорова Лидия Тимофей кызы - “ Иңозын гомерле кеше”;
  3. Леонид һәм Мария Ивановлар гаиләсе – “ 2016 нчы елның яшь пары”
  4. Любовь Григорий кызы беләнАнатолийАртемий улы Емельяновлар һәм Мария Иван кызыбелән Евгений Яков улы Колесниковлар гаиләләре – “ Иң озак бергә тормыш итүчеләр”;
  5. Марина Илья кызы белән Василий Анатолий улы Емельяновлар гаиләсе – “Иң яхшы йорт” номинацияләре буенча бүләкләнделәр.

Бәйрәм авылда яшәүчеләрнең һәм кайткан кунакларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International