Имтиханнар, борчулар артта калды.11 сыйныфны бетерүчеләрне алда мөстәкил зур тормыш юлы көтә. Быел Баулының 6 нчы мәктәбен 19 укучы тәмамлады. Алар барсы да дәүләт имтиханнарын уңышлы биреп чыктылар. Чыгарылыш кичәсендә аларны Баулы ГХАТ бүлеге җитәкчесе Сирена Мөрсәлимова тәбрик итте.
Шул ук көнне Муса Җәлил мәдәният йортында 15 район мәктәп укучысына алтын медаль тапшырылды. Алар арасында ГХАТ бүлеге хезмәткәре Альбина Әхмәтованың кызы Аделя да бар. Без Альбина Рафаэл кызының гаиләсен ихлас күңелдән котлыйбыз. Барлык мәктәп бетерүчеләргә уңышлар, якты киләчәк телибез.