Бриллиант юбилярлар

2016 елның 27 июне, дүшәмбе

Сарман районы Зур Нөркәй авылында гомер кичерүче Биҗан һәм Фәния Салихҗановлар 27 июнь көнне бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Истәлекле көннәре белән аларны муниципаль район һәм авыл башкарма комитеты  җитәкчелеге тәбрикләделәр. Юбилярларга киләчәктә дә бәрәкәтле тигез гомер, ныклы саулык, балалар-оныклар куанычы теләделәр. Шат күңелле, ачык йөзле парның йортлары да нурлы, кунакчыл. Гаилә башлыгы гомере буе шофер булып хезмәт куйган. Фәния апа колхозда, соңгы унбиш елын балалар бакчасынды повар булып эшләгән. Тату гаиләдә дүрт бала тәрбияләгәннәр. Бүгенге көндә 6 оныкларын, 4 оныкчыкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Алдагы көннәре дә шундый шатлык-сөенечләргә уралып, сихәтлектә, тигезлектә үтсен.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International